Парад дружбы народов России - официальный сайт Шествия, этнотуризм, этнофестивали, этноотели, этнокафе, праздники народов России
Этнотуризм/Этнофестивали/Этноотели/Этнокафе/Праздники народов России
Поделитесь этим со своими подписчиками в социальных сетях
Керәшен карендәшем күңел көзгесе
Арулармы сез, туганайлар?
Октябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә Малмыж төбәгендә районның Носла авылы клубы базасында Киров өлкәсендә яшәүче керәшеннәрнең регионара милли-мәдәни үзәген ачуга багышланган "түгәрәк өстәл" узды. Киров өлкәсенең "Халыклар дуслыгы йорты" мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасының бу мөһимэшне гамәлгә ашыруга алынган проекты исә, быел ил Президенты грантын алуга лаек булды. Менә шушы бик тә әһәмиятле эшчәнлекнең тәүге адымы булган эшлекле сөйләшүгә җыелдык та инде Носла авылы да кергән Кәлнә авыл җирлеге үзәгендә. Кунакчыл чәй табыны да корылган, күңелләр берлеге белән дә түгәрәк булган өстәл артында – Вятка дәүләт гуманитар университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Ирина Юрьевна Трушкова, бу проектның башында торучы эшмәкәр, милләтпәрвәр керәшен егете Вячеслав Тихонов. Керәшен карендәшләрем – Малмыж районы башлыгы Валерий Васильевич Константинов, Кәлнә авыл төбәге башлыгы Николай Павлович Карадуганов, эшмәкәрләр Геннадий Иванович Васильев, Павел Борисович Кондратьев һәм Николай Николаевич Терентьев. Район башлыгының беренче урынбасары Вячеслав Владимирович Кошкин, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гөлназ ханым Сәйфетдинова, өлкәтатарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Язилә ханым Әсхәтдинова, Кәлнә авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Леонидовна Шәяхмәтованың биредә булуы да бик тә урынлы. Һәм Киров баш университетында этнограф белгечлегенә белем алучы студент егетләр һәм кызлар. Алар фәнни җитәкчеләре Ирина ханым Трушкова белән бергә безнең төбәк керәшеннәре милли-мәдәни мирасын ныклап өйрәнүгә йөз тота.....

Руфия ӘДҺӘМОВА.
И.Ю.Трушкова, В.В.Константинов, В.А.Тихонов эчкерсез эшлекле сөйләшү вакытында.
Керәшен карендәшләремнең милли киеме – күңел көзгесенең бер нуры.
Материалы для сайта подготовлены с использованием гранта Президента Российской Федерации на развитие гражданского общества, предоставленного Фондом президентских грантов.
Made on
Tilda